- югарылау
- 1. Югарылану 2. Югары күтәрү, бик нык мактау, артык хөрмәтләү 3. Югарыга таба юнәлеш алу, хәрәкәт итү шушы битләүдән югарылап кит. ЮГАРЫЛЫК – 1. Югары булу сыйфаты 2. күч. Абруй, бөеклек; югарыдан каручанлык 3. Югарыга, өскә таба билгеле бер тәңгәл, чик өч метр югарылыкка урнаштыру 4. Биектәге, югарыдагы урын; биеклек 5. күч. Ирешелгән сыйфат, уңыш һ. б. дәрәҗәсе, югары сыйфатлылык
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.